БОЛГАРЛАР ҖӘМГЫЯТЕ МӨРӘҖӘГАТЕ
Калдерле милләттәшләр!
Без сезне, ниһаять, милли үзатамабыз “болгар”(рус телендә “булгар”) 2010 елгы перепись нәтиҗәләрен рәсми рәвештә игълан итү өчен төзелгән “Словарь нацинальностей”га кертелүе уңаеннан чын күңелдән тәбриклибез.Бу хәбәрне безгә РОССТАТ үзенең АС-08-22/3713 номерлы җавап хатында ирештерде. 2002 елгы халыклар санын алу вакытында бик күп кеше милләт исемен дөрес күрсәтмәгән. Бу аңлашыла,чөнки мәгълүмәт җитенкерәми. Урта гасырларда җир йөзендә ике Болгар дәүләте яшәп килде; беренчесе безне милләт итеп формалаштырган Болгар иле дәүләте (рус тарихчылары аны“Булгария”дип атый), икенчесе Дунай Болгары (рус тарихчылары аны “Болгария” дип атый). Шул сәбәпле рус телендә идел болгарларын “булгары”, дунай болгарларын “болгары” дип атап йөртәләр.Халыклар санын алу рус телендә үткәрелгәнгә күрә без милләтебезне “болгар”дип түгел, ә”булгар”,”булгарка” дип күрсәтергә тиеш булабыз. “Болгар”дип күрсәткән очракта РОССТАТ безне дунай болгарларына кертергә мәҗбүр булачак. Шуның өчен перепись вакытында игтибарлы булыгыз, ялгышлыклар җибәрмәгез! “Бабам болгар үзем татар”,рус,чуаш,мордва...дип йөрмик. Ата-баба рухына тугры калып “болгар баласы болгармын” дип әйтик. Соңгы 70-80 ел дәверендә рәсми рәвештә телебезнең Казан сөйләмен “татар теле”, Башкорт сөйләмен “башкорт теле”, мәдәниятебезне “татар, башкорт мәдәнияте” дип йөртүләренә карамастан алар болгар теле,болгар мәдәнияте булудан туктамый.Моның шулай икәнлеген галимнәр дә тәкърарлап тора.Менә шуларның кайберләре:
“Язык, на котором говорят современные татары, это язык, на котором говорили древние булгары из Идель-Урала. Этноним “татары” был некогда введен в оборот как внешнее чуженазвание т.е. экстоэтноним. Слово “татар” с тюркского переводится как “чужой народ” и поэтому ни в коей мере оно не могло быть самоназванием тюркского народа».
Академик Закиев М.З.
“Наша цель-сообщить общественности о серьезном многотысячелетнем вкладе Булгарского народа в историю мировой цивилизации и культуры. К сожалению, и в России и в Татарстане находятся «ученые»,которые утверждают, что Булгарского народа нет. Этим они наносят вред и Татарстану и его великому народу.Булгарский народ был, есть и будет жить вечно! “
Академик Бегунов Ю.К.
|